Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

«Беркемгә дә сер түгел, китапханә – иң яхшы дус» (0+)

27 майда 24 нче санлы китапханә микрорайоныбыз яшәүчеләрен үзенә кунакка чакырып ишекләрен ачты. Безгә бу көнне Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбе укучылары килде. Алар өчен «Акыллы малайлар һәм акыллы кызлар», «Табышмакларга җавап табыгыз» дип аталган бәйге зоналары һәм «Кулларыбыз тик тормасын» оригами остаханәсе оештырылды. Балалар бик теләп китап кыстыргычлары ясады, «Мурзилка» журналындагы кроссвордларны чишеп, эрудицияләрен күрсәтте, китап һәм китап уку турында табышмакларга җавап табып, тәмле сюрпризлар алды. Китапханәчеләр әлеге бәйрәм һәм китапханәбез турында сөйләде. Хикәя филиал турында видеоролик күрсәтү белән үрелеп барды. Бәйрәм уңай һәм күңелле атмосферада узды. Катнашучылар хәрефләрдән «Мин китап укырга яратам» дигән җөмләне тезде.

Көн дәвамында китапханәдә «Ярминкә – әйдә китап сайла» күргәзмәсе эшләп торды. Теләге булганнар «Табышмакларга җавап табыгыз», «Акыллы малайлар һәм акыллы кызлар», «Яшь рәссам» исемле бәйге зоналарында катнаша алды.