Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

«Серлелегем белән даһи мин…» (12+)

Язгы каникул көннәрендә 24 нче санлы китапханәдә Н.В.Гоголь иҗаты буенча әдәби турнир узды. Чарада 58 нче урта мәктәпнең һәм 57 нче гимназиянең уртанчы сыйныф укучылары катнашты. Турнир слайдлы презентацияләр формасында үтте. Уенның биремнәре Гогольнең тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган сораулардан торды.  Балалар Н.В. Гогольнең «Тарас Бульба», «Шинель», «Ревизор» һәм  «Вечера на хуторе близ Диканьки» әсәрләре геройларын искә төшерде. Алар китап текстлары һәм язучының әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән фильмнардан өзекләр буенча әдәби геройларның исемнәрен белде.

Турнир бик җанлы һәм кызыклы узды. Балалар сорауларга җавап биреп, үзләренең эрудицияләрен генә түгел, ә бердәмлекләрен һәм үзара татулыкларын да күрсәтте.