Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

"Минем чорым-минем җырым".

6 март көнне 24 филиал 58 мәктәп китапханәсендә "Минем чорым - минем җырым" дигән кичә - портрет  үткәрде. Китапханәче укучыларны Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, иҗтимагый - сәяси эше турынла сөйләде. Зур әдәбиятка юлын безнең шәһәрдә башлаганын искә төшерде. Кичәдә шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре һәм "Бер алманы бишкә бүләек", Яшьлегем канатында" дигән җырларның аудиоязмасы яңгырады. Укучылар Илһам Шакиров белән Разил Вәлиевнең иҗатташ дуслыгы турында белделәр. Бишенче класс укучылары Инзилә Зиганшина белән Булат Шәйхиев Р. Валиевнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.