Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

«Фёдор Абрамов сугышта һәм сугыш турында»: әдәби сәгать  (12+)

3 март көнне 24 нче санлы китапханә Чаллы политехника көллияте студентлары өчен Ф.Абрамовның 100 еллыгына багышланган әдәби сәгать уздырды. 

Тыңлаучылар игътибарына лекция-презентация тәкъдим ителде. Китапханәче балаларга себер язучысының авыр язмышы, аның ятимлектә үткән балачагы, фронт еллары, әдәбиятка килгән сикәлтәле юллары турында сөйләде. Ф. Абрамов киң даирә укучыларга авыл прозасы авторы буларак таныш. «Братья и сёстры» дип аталган дүрт томлыгы Федор Александровичка бөтендөнья буенча танылу алып килә. Әмма, бүген, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашканда, без Ф.Абрамовның «О войне и победе» китабы турында сөйләштек. Китап үз эченә Бөек Ватан сугышына багышланган хикәя, очерк һәм язмалар циклын ала. «Белая лошадь», «В сентябре 1941 года» һәм «Потомок Джима» әсәрләре беркемне дә битараф калдырмады.