Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

«900 көн батырлык» Кычкырып укулар (6+)

27 гыйнвар көнне «Без синең оныкларың, Җиңү!» акциясе кысаларында, 24 нче санлы китапханәдә Ленинград каласын батырларча саклау һәм блокада көннәрендә ленинградлыларның үлмәс каһарманлыгына багышланган кычкырып укулар узды.

Акциядә кече мәктәп яшендәге балалар катнашты. Укучылар дошман камап алган шәһәрнең батырларча көрәшүен белде. Тәкъдим ителгән «Ленинград. Блокада» дигән презентация аша балалар блокадалы Ленинградның көнкүреш фотоматериаллары белән танышты. Камалышта калган шәһәр халкына үтәргә туры килгән сынаулар, шул заманның фаҗигале вакыйгалары, Ладога күле аша узучы коткаручы «тормыш юлы» турында мәгълүмат алдылар. Укучылар ленинградлыларның батырлыгы, Җиңүгә ышанычын югалтмавы белән тәэсирләнде. Балаларга В.Воскобойниковның «Девятьсот дней мужества» һәм Н.Ходзаның «Дорога жизни» китапларыннан өзекләр укылды.