Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

«Рәхим ит, укучы!» (0+)

26 сентябрь көнне 24 нче санлы китапханә микрорайонда яшәүчеләрне ачык ишекләр көненә чакырды. Китапханә кунакларын чараларга бай программа көтте. Балалар бакчасыннан килгән нәниләр өчен «Китап паровозы сәяхәте» экскурсиясе үткәрелде. Слайд-презентация ярдәмендә укучылар китаплар дөньясына сәфәр кылды. Сәяхәт барышында алар «Нәни китаплар, уенчык китаплар», «Сорау бирүчеләр китабы»,  «Хайваннар турында китаплар» һәм «Журналлар» станцияләрендә тукталыш ясады.

Уртанчы сыйныф укучылары өчен «Белсәң – җавап бир, белмәсәң – укы» танып белү-хокук уены әзерләнгән иде. «Хокуклар һәм мәкальләр», «Әкият геройларының хокуклары», «Хокук турында җырлар», «Дөрес – ялгыш» уеннары бала хокуклары турында тагын да күбрәк белергә һәм алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Әкиятләр буенча сәяхәт итеп, балалар геройларның хокуклары һәрвакытта да сакланамы-юкмы икәнен ачыклады. Укучылар музыкаль викторинада да бик актив катнашты. Биремнәрне барысы да башкарып чыкты, кыенлыклар тумады.

Бу көнне китапханәгә килүче балаларга «Мин укыйм –күп беләм» викторинасында катнашырга тәкъдим ителде. Анда аларга китапханә, китап һәм китап геройлары турында табышмакларны чишәргә туры килде.

Китапханә укучылары игътибарына «Почта дилижансы», «Яңа китаплар», «Укучыдан укучыга китаплар» исемле күргәзмәләр урнаштырылды.