"Мин бүген сугыш турында сөйлим".
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Бөек Җиңүгә багышлана...
МБУ "Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре"
"Мин бүген сугыш турында сөйлим" дип аталган видеоконкурс игълан итә.
Конкурсның төп максаты-балаларны hәм яшүсмерләрне Ватаныбызның мәдәни - тарихи мирасы белән таныштыру. Конкурска Бөек Ватан сугышына багышланган шигырь, шигъри әсәрләрдән өзекләрне сәнгатьле уку язылган видеофайллар кабул ителә.
Конкурс дүрт яшь төркемнәре буенча үткәрелә:
1 төркем: 7-9 яшь
2 төркем: 10-12 яшь
3 төркем: 13-15 яшь
4 төркем: 16 яшь hәм аннан зуррак.
hәр яшь төркемендә 3 җиңүче билгеләнә. Конкурс 2017елның 20 мартыннан 8 маена кадәр үткәрелә.
Конкурсны оештыручы - 24 нче китапханә-филиал.