Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Китап хәзинәләре утравында (6+)

27 май көнне 23 нче санлы китапханәдә Гомумроссия Китапханәләр көне кысаларында ачык ишекләр көнне үтте.

Килүчеләр өчен бу көнне өч утраучык эшләде: «Вакытлы матбугат утраучыгы», «Белдеклеләр утраучыгы», «Китап сөючеләр утраучыгы». Утраулар буенча экскурсиядә балаларны пират костюмындагы китапханәче озата барды.

«Вакытлы матбугат утраучыгы»нда киң даирә укучылар өчен  вакытлы матбугат күргәзмәсе оештырылды, «Россия матбугаты тарихы» викторинасы уздырылды, яшьләр аудиториясе өчен яшьләр журналлары битләреннән шаян текстлар тәкъдим ителде.

«Белдеклеләр утраучыгы»нда 7-14 яшьлек балалар өчен «Тылсымлы сандык» әдәби уены үткәрелде. Анда балалар әдәбиятының төрле жанрлары буенча сораулар бирелде.

«Китап сөючеләр утраучыгы»нда буккроссинг эшләде, «Шагыйрьне таны» викторинасы үткәрелде.