Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Сүзнең бөеклеге (6+)

24 май көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Сүзнең бөеклеге» исемле танып-белү сәгате уздырды. Чара укучыларны рус халкының мәдәни мирасы, рус алфавиты тарихы белән таныштыру һәм балаларның күзаллауларын киңәйтү максатында, Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан үткәрелде. Чара барышында китапханәче рус язуының барлыкка килү этаплары, Кирилл һәм Мефодий калдырган мәңгелек эзләр, Петр I нең гражданлык әлифбасы, 1917 елда алфавитка үзгәрешләр кертелүе хакында мәгълүмат бирде. «Бер хәреф тарихы» сәхифәсендә балалар «Ё», «Ъ» һәм кулланылыштан төшеп калган хәрефләр тарихы белән танышты.  Танып белү сәгате барышында балалар мәкальләр бәйгесе, «Әдәби анаграммалар», «Борынгы заман сораулары – хәзерге заман җаваплары» уеннарында катнашты. Чара азагында укучылар викторина сорауларына җавап бирде һәм, славян әлифбасын кулланып, «Үткәннәрдән хат» язды.

Чара электрон презентация белән үрелеп барды.