Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Әдәби конфетти» (12+)

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне! Бу көнне Даниянең бөек әкиятчесе Ганс Христиан Андерсен туган. Язучының тормыш юлы белән таныштыру һәм китап укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, бүген 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Әдәби конфетти» исемле әдәби викторина уздырылды. Ул «Андерсен әкиятләре геройлары», «Чит ил язучылары әкиятләре», «Пушкиниана», «Рус язучыларының әкиятләре», «Феялар ничек яши», «Яманмы, яхшымы?», «Бу кемнең портреты?» дип аталган турлардан торды. Викторина барышында балалар Андерсен тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты, аның бик күп фобияләре булуы, Александр Сергеевич Пушкин иҗатына мәхәббәте турында белде, шулай ук бөек әкиятче исемендәге Халыкара премия һәм алтын медаль лауреатлары булган балалар язучылары һәм рәссамнарының исемнәре аталды. Чара азагында нәтиҗәләр чыгарылды һәм катнашучылар бүләкләнде.