Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе (12+)

2 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе» исемле сәламәтлек сәгате узды. Чара Сәламәтлек көне уңаеннан һәм «Тинейджер. Сәламәт үсеш» программасы кысаларында үткәрелде. Китапханәче Сәламәтлек көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, «Дөрес тукланасызмы?» исемле тест уздырды. Балалар ризыклар арасында «зарарлы бишлек»не һәм «файдалы унлык»ны билгеләде, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» викторинасы сорауларына җавап бирде, дөрес туклану турында А.С. Пушкин, А.П. Чехов, Г. Гейне әйткән сүзләр белән танышты; мәсьәләне чишеп, тәүлегенә кеше организмы өчен кирәкле микроэлементларның күләмен билгеләде. «Гади рецептлар», «Көнлек меню» уеннары оештырылды.

Чара электрон презентация белән үрелеп барды. Шулай ук әлеге теманы чагылдырган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, китапларга күзәтү ясалды.