Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Мин шахмат уйнарга яратам»: шахмат турниры (12+)

12 июль көнне 23 нче санлы китапханәдә укучылар һәм кунаклар өчен шахмат турниры узды.

Бер-берсе белән ярышып, балалар шахмат уены күптөрле һәм беренче карашка гына гади булып күренүен күрсәтте. Бу үз-үзеңне тоту, фикерләү, көндәшеңнең адымнарын исәпли белү. Уен зур кызыксыну уятты. 

Чара барышында катнашучылар шахмат тарихы белән танышты, шахмат табышмакларын чиште, «Фиксиклар шахмат турында» мультфильмын карады һәм аклы-каралы кырда көрәштә катнашты. Узган уеннар нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар ачыкланды. 

Китапханәгә килүчеләр өчен җәйге журналлар күргәзмәләре әзерләнде. Чара азагында теләге булганнар шашки һәм лото уйнады.