Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Могҗизалар мәктәбе (6+)

29 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, «ЭКО стилендә тормыш» программасы кысаларында, 69 нчы урта мәктәп укучылары өчен, «Могҗизалар мәктәбе» дигән табигый материаллардан кул эшләре ясау буенча мастер-класс уздырылды.

Чара «Экологик ассорти» викторинасы белән башланды, сорауларга җавап биреп, балалар иҗат эшендә кулланылучы көзге табигый материаллар турында искә төшерде, «Һәрберебездә иҗатчы яши» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, анда иҗат һәм кул эшләре турында китаплар тәкъдим ителде. 

Балаларга, төрле төсле яфраклар, агач ботаклары һәм корычагач җимешләре кулланып, котлау открыткасы әзерләргә тәкъдим ителде. Эшләр төрле техникаларда: аппликация, пластилинда аппликация, паннода башкарылды. Мастер-класста катнашучылар кул эшен әзерләүгә җитди карады һәм күп тырышлыклар куйды, хыял-фантазияләрен эшкә җикте.