Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Тылсымлы ил буйлап сәяхәт (6+)

18 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә, рус язучысы, тәрҗемәче Александр Мелентьевич Волковның тууына 130 ел булу уңаеннан, балалар абонементы укучылары өчен «Тылсымлы ил буйлап сәяхәт» дигән әдәби уен үткәрелде.

Язучының кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, балалар «Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы» әкияте буенча сорауларга җавап бирде, «Геройларның күңел түрендәге теләкләре» уенында, «Тылсымчы киеме» театраль бәйгесендә катнашты.

«Илләрне өйрәнү» бәйгесендә Тылсымлы илнең бер өлешен тасвирлау буенча илнең исемен һәм анда яшәүчеләрне атарга кирәк булды. Шулай ук балалар зур кызыксыну белән «Тылсымчыларның исемнәре» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирде. 
Чара  «Язучы – тылсымчы» интерактив уены белән үрелеп барды, А. М. Волков китапларыннан күргәзмә әзерләнде.