«Экология һәм туклану»: танып белү-уен программасы (6+)
21 майда 23 нче санлы китапханәдә, «ЭКО стилендәге тормыш» программасы кысаларында, урта мәктәп яшендәге укучылар «Экология һәм туклану» дигән танып белү-уен программасында катнашты.
Укучылар китапханәченең дөрес экологик туклану, экология һәм туклану ризыкларының бәйләнеше турында сөйләгәнне тыңладылар; «Нәрсә ул дөрес туклану?» сорау-җавап турын үттеләр һәм «Әдәби кулинария» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. «Яшелчәләр - җиләк-җимешләр», «Әйе яки юк» уеннары бик кызыклы үтте. Анда нинди яшелчә яки җиләк-җимеш икәнен белделәр, шулай ук укучылар сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшерделәр.