Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында (0+)

27 апрельдә 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында» дигән чара уздырды. Ул рус һәм татар телләрендә алып барылды.

Балалар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, шагыйрь турында презентацияне карап, «Минем Тукай» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Елның дүрт фасылы», табышмакларын чиште, «Елгада кем яши», «Шүрәледән чәчәкләр», «Йорт хайваннары? Кыргый җәнлекләр?» уеннарында катнашты, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, «Бәйрәм бүген» җырын башкарды, чәчәкләр вальсын, «Эш беткәч, уйнарга ярый» мультфильмын карады.

Чара «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды.