«Көлке короле Аркадий Аверченко» дигән әдәби сәгать (12+)
27 март көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен А. Аверченко иҗаты буенча «Көлке короле Аркадий Аверченко» дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче балаларны язучы-сатирикның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. Чара барышында «Сатирикон» викторинасы, «Тапкырлык энциклопедиясе» А. Аверченко буенча сүзләрнең мәгънәсен үткен тел белән аңлату уены үткәрелде. Шулай ук сүзлек белән эш уздырылды, анда балалар «сатира», «юмор», «пародия», «анекдот» сүзләренең мәгънәсен тапты.
Чара электрон презентация белән үрелеп барды, китап күргәзмәсе әзерләнде.
Әдәби сәгать «Яшьләр. Уку. Уңыш» программасы кысаларында үтте.