Иксез-чиксез иҗат (6+)
«ЭКО стилендәге тормыш» программасы кысаларында 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен ташландык материалдан кул эшләре ясау буенча мастер-класс узды.
Балалар әстерхан чикләвеге кабыгыннан теләкләр язылган җиләкләр ясады. Мастер-класс өчен әстерхан чикләвеге кабыгы, тасма, яшел төстәге фетр кисәге, гуашь һәм пумала, теләкләр язылган кәгазьләр кулланылды. «Җиләкләр» бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.
Китапханәче экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның әһәмияте турында әңгәмә уздырды, ташландык материалларны иҗат эшендә куллану үрнәкләрен күрсәтте.