Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Интернет киңлекләре серләре» дигән виртуаль квиз (6+)

9 февральдә, куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Интернет киңлекләре серләре» дигән виртуаль квиз узды.  

Викторинада катнашучылар «Инстаграм» һәм «Вконтакте» командаларына бүленде. Чара барышында балалар «Интернет һәм мәктәп укучысы» исемле сәхнәләштерүне карады. Ике команда «Интернет безнең тормышта ярдәм итәме?», «Смайликлар», «Компьютер сленгы» һәм «Әдәплелек чәчәге» уеннарында ярышты. Чара «Куркынычсыз интернет» электрон презентациясе, «Фиксики» мультфильмыннан «Интернет турында» җыр, «Интернет турында кызыклы фактлар» һәм «Челтәрдәге төп куркынычлар турында» файдалы мәгълүмат белән үрелеп барды. Һәр катнашучы «Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре» белешмәлекләре алды.