Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

"Ядкарь итеп..."

2017 елның 19 гыйнварында 23 номерлы шәһәр китапханәсендә 4 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылар өчен, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Валиевка 70 яшь тулу уңаеннан, аның тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге турында «Ядкарь итеп...» дип аталган әдәби – музыкаль кичә узды.                                                                                   Кичә барышында Разил Валиевның шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, мультимедиа басмада тормыш сәхифәләрен чагылдырган фотосүрәтләр күрсәтелде.Кичәдә катнашучылар видеоязмаларда язучы Туфан Миңнуллинның аның актив җәмәгать эшлеклесе,мәгънәле җырлар авторы  булуы турында әйткән фикерләрен тыңладылар. Разил Валиевның тормыш, яшәү рәвеше турында яшь буынга маяк булырлык сүзләре аның үзен дә кеше буларак ачарга ярдәм итте. Шулай ук аның үз әнисенә багышлап язган шигырьләре, җырлары беркемне дә битараф калдырмады.                                                                                                                                                         Әдипнең Чаллы каласында яшәү дәверендәге иҗаты һәм эшчәнлегенә, тәрҗемә өлкәсендәге казанышларына аерым күзәтү ясалды. Милли китапханәдә эшләү еллары да кичә барышында киң чагылыш тапты. Аңа дөньякүләм танылу китергән «ХХ гасыр кешесе» дигән мактаулы исеме һәм планетада мәдәниятне саклау өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп бирелгән халыкара көмеш медаль укучылар өчен  ачыш булды.                                                                 Кичәдә катнашучылар Разил Вәлиев иҗаты буенча оештырылган «Нур саласым килә сүзләремә...» дип аталган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Анда әдипнең проза, поэзия һәм җыр китаплары белән бер рәттән матбугат битләрендәге язмалар да урын алган иде.