«Куллар тылсымы» танып-белү сәгате (12+)
17 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Сәнгать. Иҗат. Матурлык» программасы кысаларында, балаларны декоратив-гамәли сәнгать төрләре белән таныштыру һәм кул эшләренә мәхәббәт тәрбияләү максатында, «Куллар тылсымы» дигән танып-белү сәгате узды. Чара барышында катнашучылар декоратив-гамәли иҗатның килеп чыгу тарихы һәм төрләре белән танышты. Чарада күрсәтелгән электрон презентация слайдларында декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре үрнәкләрен күрергә мөмкин булды. Чара исемендәге китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.