Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Сәнгать дөньясы һөнәрләре» брейн-рингы (12+)

27 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Сәнгать. Иҗат. Матурлык» программасы кысаларында, уртанчы сыйныф укучылары өчен китап персонажлары буенча «Сәнгать дөньясы һөнәрләре» дип аталган брейн-ринг узды.

Брейн-ринг дүрт турдан торды. Уен барышында балалар «Әкият персонажлары һөнәрләре» викторинасы сорауларына җавап бирде; табиблар, патшалар, төзүчеләр «яшәгән» әдәби әсәрләрне искә төшерде; персонажның исеме буенча аның һөнәрен, әсәрнең авторын һәм исемен ачыкладылар. «Һөнәр турында язабыз» дигән дүртенче турда һәр команда Б. Полевойның  «Повесть о настоящем человеке» һәм Е. Ильинаның «Четвёртая высота» әсәрләре буенча төп герой һәм аның һөнәре буенча хикәя язды. 

«Әдәби әсәрләрдә һөнәрләр» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.