Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Тарих тәгәрмәче» Танып белү уены (12+)

17 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен татар халкының тарихы буенча  «Тарих тәгәрмәче» дип аталган танып белү уены үткәрелде. Ул «Туган ягым – Татарстан» программасы кысаларында оештырылды.

Уен алты бүлектән торды: «Гомуми белемнәр өлкәсе»,  «Татарстан тарихы», «Тел белеме һәм әдәбият», «Сәнгать», «География, биология, химия», «Милли гореф-гадәтләр». Балалар ике командага бүленде һәм чиратлап биреләсе сорауның темасын сайлады. Һәр бүлектә видео һәм аудио сораулар бар иде. 

Чара барышында Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырлары, Татарстан Республикасы гимны яңгырады; «Татар халык киеме» дигән электрон презентация тәкъдим ителде. Уенда катнашучылар сорауларга җавап биреп кенә калмады, ә дөнья буенча таралган татарларның гомуми саны һәм аларның кайда яшәве турында кызыклы мәгълүмат та алды. Укучылар «татар» төшенчәсенең килеп чыгу версияләре белән танышты; бөтен дөньяга танылган татарлар хакында китапханәче сөйләгәнне тыңлады. Чара тематик китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды.