Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

Ул дәһшәтле сәгатьтә (6+)

21 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан киң даирә укучылар өчен  «Ул дәһшәтле сәгатьтә» китап киштәсе янында әңгәмәсе уздырылды.

Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәм исән калган ветераннарга карата рәхмәт һәм ихтирам хисләре, патриотлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү  максатларында үткәрелде. Әңгәмә өч өлештән торды. Беренче өлештә китапханәче сугыш башлану турында кыскача гына сөйләп бирде; сугышка күпме кеше китүе, күпмесе хәбәрсез югалуы һәм күпмесенең сәламәтлегенә зыян килүе турындагы куркыныч саннарны китерде. «Сугыш елларында Чаллы» исемле икенче өлештә шәһәребездә сугышның чагылышы, Яр Чаллыдан сугышка күпме кеше китүе һәм шуларның күпмесе кире әйләнеп кайтмавы турында сөйләштеләр. «Сугыш китапларда» дип аталган өченче өлештә китапханәче китапларга күзәтү ясады, Айдар Хәлимнең «Татар сугышчысы» китабына аерым тукталып узды. Укучылар сугыш турында шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләр укыды, үзләренең әби-бабалары сөйләгән истәлекләр белән уртаклашты. Бу көнне китапханәбездә композитор А.В. Александровның В.И. Лебедев-Кумач сүзләренә язылган «Священная война» җыры яңгырады.

Китап күргәзмәсендә сугыш турындагы 22 китап тәкъдим ителде.