Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Уен фольклоры» (6+)

21 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә «Тылсымлы сүз – фольклор» программасы кысаларында балалар өчен «Уен фольклоры» танып белү-уен сәгате узды.

Татар халык уеннары фольклоры бик бай һәм күптөрле. Ул үзенең хәрәкәтчәнлеге белән дә зур кыйммәткә ия. Йөрү, йөгерү, сикерү, ату һәм башка хәрәкәт төрләре – боларның барысы да «Капка», «Соры бүре», «Кем беренче?», «Урын ал», «Бел һәм куып тот» кебек татар халык уеннарында очрый. Китапханәче балаларга тормышыбызда уеннарның тоткан урыны турында сөйләде, әйлән-бәйлән, сүз һәм театральләштерелгән уеннар белән таныштырды. Балалар «Татар халык иҗаты» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Төлке һәм тавыклар», «Кисеп алу» һәм «Аксак төлке» уеннарында катнашты, татар халык авыз иҗаты буенча әдәбият белән танышты.

Чарага «Татар халык уеннары» дип аталган электрон презентация әзерләнгән иде.