Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Язучы да, батыр да»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2018 елның 14 сентябрендә, 23 нче номерлы китапханәдә, татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел булу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Язучы да, батыр да» дип аталган әдәби кичә уздырылачак. Балалар  «Балалар язучысы – Алиш» дигән китап күргәзмәсе белән таныша алачаклар. Кичә барышында Алишның әкиятләре буенча электрон презентация, «Чукмар белән Тукмар» әкиятенә инсценировка, язучынын әкиятләре буенча төшерелгән мультфильм күрсәтеләчәк. Укучылар «Сертотмас үрдәк» әкиятен тыңлаячаклар һәм «Алиш иҗатында хайваннар дөньясы» дигән викторина сорауларына җаваплар эзләячәкләр, «Хәрефләрне дөрес итеп урнаштыр» дигән әдәби уенда катнашачаклар.