"Китапханә - белем утравы"
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Ачык ишекләр көнендә кунаклар китапханә тарихы, китап фонды белән таныша, күңелле конкурсларда, уеннарда, викториналарда катнаша, яраткан китабы белән фотога төшә алачак. Китапханәнең уку залында «Китапханә һәм вакыт: яңа чынбарлык» китап күргәзмәсе оештырылачак. Балалар бүлеге укучылары өчен китапханәчеләр китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. Теләге булганнар «Минем яраткан китабым»рәсем конкурсында катнаша алачак. Китапханәчеләр «һәр кешегә китапханәгә юл ачык» пиар-акциясе белән урамга чыгачак. Бу көнне китапханәбездә һәркем үзе өчен кызыклы, кирәкле һәм мөһим шөгыль таба алачак!