Городская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-23/
  • Телефон: (8552) 46-51-51
  • E-mail: юк
  • Адрес: 423803 РТ, г. Набережные Челны, Сармановский тракт,д.10/48,кв.1-3 (ЗЯБ, 18/38, кв. 1-3). Проезд автобусом до остановки "17 комплекс".

«Халык сине «Бөек» дип атады» тарих сәгате

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

28 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен күренекле хәрби һәм сәясәт эшлеклесе Александр Невскийның 800 еллыгына багышланган «Халык сине «Бөек» дип атады» дип исемләнгән тарих сәгате узачак.

Чараның максаты - укучыларда патриотизм, гражданлык, Александр Невскийның мисалында үткәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Бу тарихи шәхеснең тормышы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай була. Чара барышында балаларга Александрның балачагы, аны тәрбияләү һәм хәрби эшкә өйрәтү, аның белән бәйле тарихи вакыйгалар – Нева сугышы, Чудское күлендә «Боз сугышы» турында сөйләячәкбез. «Александр Невский һәм Алтын Урда» бүлеге аның шәхесен акыллы сәясәтче һәм дипломат буларак ачачак. Чара электрон презентация, «Александр Невский» нәфис фильмыннан өзек күрсәтү, Константин Симоновның «Боз сугышы» поэмасыннан өзек уку белән үрелеп барачак. Шулай ук «Канатлы фраза җый» уенын һәм «Невскийның тормышы һәм батырлыклары» дигән викторина үткәрәчәкбез.