Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Ленинград. Авыр сынау көннәре» (12+)

25 һәм 28 гыйнварда 22 нче санлы китапханәдә урта сыйныф укучылары өчен «Ленинград. Авыр сынау көннәре» дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Чара Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багышлана.

Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград каласын басып алучы фашистлардан саклау – тарихта аңа кадәр очрамаган бер каһарманлыктыр.

Ленинград блокадасы турында дистәләгән китаплар язылган, бик күп документлар басылып чыккан, документаль һәм нәфис фильмнар төшерелгән. Шулай да бу тема әле күпләрдә кызыксыну уята.  Дәрес вакытында укучылар халык ополчениесе, саклагыч чикләр төзү, бомбага тоту, сату карточкалары, блокаданы өзәргә талпынулар (Синявин операциясе, Любан операциясе), «Искра» операциясе, «Невский пятачок» плацдармы, шулай ук Тормыш юлы турында мәгълүмат алды.   Китапханәче чыгышыннан балалар буржуйка, метроном, блокада икмәге турында кызыклы фактлар, камалышта калган шәһәрдә футбол матчлары узу, китапханәләр, театр, радио, мәктәп һәм заводлар эшләвен дәвам итүе хакында белде.

Чара презентация белән үрелеп барды. Аны ярдәмендә укучылар Ленинград блокадасы каһарманнары, чолганышта калган шәһәрдә яшәгән язучы һәм шагыйрьләр белән танышты. Шулай ук укучылар игътибарына блокада башлану һәм аны өзү, ачлык-ялангачлык, сусыз интегү, суыклар, радиода «Дошман уратып алган Ленинград тавышы» дигән исем алган Ольга Берггольц чыгышы турында хәрби кинохроникадан өзекләр тәкъдим ителде.

Чара азагында катнашучылар Д.Д. Шостаковичның «Җиденче (Ленинград) симфониясе»ннән өзек тыңлады һәм «Ленинград – батырлык һәм чыдамлылык символы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.