Библиотечно-информационный центр № 1

Клублар: «ГАРМОНИЯ» – өлкәннәр өчен клуб, «СВЕТЛЯЧОК» – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен клуб

 

 

Клубның шигаре: «Мин тормышны яратам – үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен»

Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта еш кына аралашу, игътибар җитеп бетми, алар өчен ялгызлык – зур проблема. Мәгълүмати-китапханә үзәге үзләре урнашкан микрорайонның өлкән яшьтәге инвалидлары өчен клуб оештырырга карар кыла. Ул клуб әгъзалары өчен яраткан күңел ачу, бәйрәм кичәләрендә катнашу, ял итү урынына әверелә.

Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубы 2009 елдан бирле эшли. Ул Яңа шәһәрнең 4, 5 һәм 6 нчы мәхәлләләрендә яшәүче сәламәтлекләре чикле булган кешеләрне берләштерә.

Хәзерге вакытта клубның 20 даими әгъзасы бар. Алар бик теләп кичәләргә килә, сәламәтлек сәгате, уңыш бәйрәме, мастер-классларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнаша. Шулай ук яңа китаплар, вакытлы матбугат белән танышып бара, әңгәмәләр тыңлый.

Клубның үз традициясе дә барлыкка килде: ел саен декабрь аенда «Яхшылыгыгызны яшермәгез» исемле хәйрия кичәләре уздырыла. Клуб инвалидларга ял итәргә, иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, рухи һәм тормыш потенциалын арттырырга мөмкинлек тудыра.

Клубта очрашулар Клуб программасы нигезендә үткәрелә. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: Мәгълүмати-китапханә үзәгенең уку залы. Адресы: Мәскәү пр., 123 нче йорт, 110 нчы фатир.

Клубның җитәкчесе: Резеда Наилевна Рәхмәтуллина  (абонементның әйдәп баручы китапханәчесе).

Телефон: (8552) 38-71-82. 

КЛУБНЫҢ 2023 ЕЛГА ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

Үткәрү
вакыты
Чараның формасы һәм исеме Җаваплы
Февраль

Компьютер буенча белемнәр сәгате «Таинственная паутина безопасный интернет»

Рәхмәтуллина
Февраль

Кичә-портрет «Великий голос России»

Рәхмәтуллина
Март

Әдәби сәгать «Мир, где живет поэзия»

Рәхмәтуллина
Апрель

Кичә «С.В.Рахманинов–певец русской души»

Рәхмәтуллина
Сентябрь

Кичә «Гамзатов – певец мира и Дагестана»

Рәхмәтуллина
Ноябрь

Әдәби микс «Открывая поэзию Тютчева»

Залужная
Декабрь Инвалидларны яклау көненә багышланган кичә «Добро без границ»  Рәхмәтуллина

 


«СВЕТЛЯЧОК» – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен клуб

Клубның шигаре: «Светлячок» клубы безгә бик ошый, монда без еш очрашырбыз, дуслар!»

Китап бала күңеленә кечкенәдән үк үтеп керергә, аның дөньясын баетырга, кызыклы итәргә, көтелмәгән ачышлар белән тулыландырырга тиеш – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре әлеге клубны оештырганда менә шундый максат куйды үзалдына. Клуб 2005 елда 37 нче санлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен эшли башлады.

Китапханәдә генә түгел, балалар бакчасында да, андагы җәйге уен мәйданчыгында да үткәрелүче кызыклы экскурсияләр, викториналар, танып белү сәгатьләре, уен-сәяхәтләр балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләүдә, баланың уйлау сәләтен үстерүдә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

Нәни клуб әгъзалары белән һәр очрашу – барыбыз өчен дә бер бәйрәм ул. Үткәрелгән чараларда катнашудан балаларда туган шатлык хисләре аларның йөзләрендә, күзләрендә чагыла. Балалар өйдә укып килгән китапларыннан алган кичерешләре белән уртаклаша.

Чараларда төрле темалар яктыртыла: иң яхшы балалар язучылары иҗатлары, тере табигатьне саклау, туган якка мәхәббәт, сәламәт тормыш рәвеше.

Үткәрү урыны: 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге. Адресы: Мәскәү проспекты, 123 нче йорт (4/08).

Клуб җитәкчесе: Фәридә Миңнулла кызы Алиәкбәрова.

Элемтә өчен телефон: (8552) 38-71-82.

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты Чараның исеме һәм үткәрү формасы Җаваплы
Гыйнвар

Әдәби уен «Волшебная страна Шарля Перро»

Алиәкбәрова

Март Әдәби сәгать «Поэт из страны детства» Алиәкбәрова
Апрель

Космик сәяхәт «В гостях у Звездочета»

Алиәкбәрова
Сентябрь Әдәби сәгать «Чудный мир Бориса Заходера» Алиәкбәрова
Октябрь

Сәламәтлек сәгате «Феи с планеты Здоровья»

Алиәкбәрова