Библиотечно-информационный центр № 1

Китапханә турында

Китапханәгә Чаллыда беренче торак микрорайоннар төзелеше барган заманда, 1972 елның гыйнвар аенда нигез салына. 4/08, 4/10 йортларында 4 нче санлы шәһәр китапханәсе, 9 нчы санлы балалар һәм 6 нчы санлы олылар өчен китапханәләр, КамГЭСның профсоюз китапханәләре ачыла. Ул елларда китапханәләр автокаланың бердәнбер мәдәни учагы булып тора.  Китапханәләрнең беренче җитәкчеләре Булатова Р.Н., Хрущ А.Г., Рутковская Л.В., Вяткина В.И. була.

2000 елда зур үзгәрешләр була. Өч китапханә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенә берләштерелә.

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының бер бүлеге. Китапханәнең гомуми мәйданы 206 кв.метрны тәшкил итә. Хәзерге көндә сезнең өчен кулланылышка 29909 мең китап, белешмәлек, вакытлы матбугат тәкъдим ителә, шулай ук бердәм китап саклау фондыннан да әдәбиятны сорап алдырту мөмкинлеге бар. Китапханә Яңа шәһәрнең  4, 5, 6, 16 микрорайоннарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Китапханәдә кече һәм өлкән яшьтәгеләр өчен ике аобнемент эшли, уку залы бар. Аның базасында ике клуб, 13 нче балалар сәнгать мәктәбенең картиналар галереясы эшли.  1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге төрле тематиканы чагылдыручы китап фондын куллану мөмкинлеге тудыра.

Китапханә 33, 102 нче балалар бакчалары, 13, 18 нче урта гомумбелем бирү мәктәпләре, 78 нче Пушкин пролицее, «Камертон», «Зарница» балалар һәм яшүсмерләр клублары, инвалидлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Филиал эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында гражданлык-патриотик һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү, халыкның социаль яклаучысыз  категориясенә хезмәт күрсәтү дә бар.

Балаларның җәйге ялын төрлеләндерү, кызыклы итү өчен ел саен Балаларның җәйге укуын, Китап бәйрәмнәре, ачык ишекләр көне, бәйгеләр, уен программалары уздырабыз. Сез мавыктыргыч театральләштерелгән тамашаларда – Китапка багышланган бәйрәмнәрдә катнашып, үзегезнең артистлык сәләтегезне күрсәтә һәм устерә аласыз, викторина һәм бәйгеләрдә үзегезне сынап карый аласыз.

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Светлячок», өлкән яшьтәге инвалидлар өчен «Гармония» клублары эшли.

Мәгълүмати-китапханә үзәге белән Исрафилова Наилә Нәкыйповна җитәкчелек итә.