Библиотечно-информационный центр № 1

Син һөнәр сайлыйсың (12+)

2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләрне популярлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 15 май көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен «Син һөнәр сайлыйсың» исемле очрашу кичәсе уздырды. Очрашуга Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри ориентация һәм һөнәри белем бирү бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Гөлнара Әхмәтгалим кызы Сяфукова чакырылды. Белгеч хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләр турында сөйләде. Укучыларга, һөнәр сайлау максатында, һөнәри ориентация буенча тест үтәргә тәкъдим ителде. Өлкән сыйныфлыларга һөнәр ярминкәләренә барып кайтырга киңәш ителде. Китапханәче «Һөнәрне таны» викторинасы уздырды, «кайсы һөнәрне сайларга?» исемле презентация күрсәтте. Чара азагында балалар белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды.