Библиотечно-информационный центр № 1

45 нчедән сиңа хат язам (6+)

7 май, Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «45 нчедән сиңа хат язам» дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды.

Солдат хатлары… Озак еллар буе ятып саргайган, кыр почтасы штемпеле сугылган өчпочмаклы хатлар. Сугыш вакытында бер юаныч булган әлеге хатлар безнең көннәргә үткәннәрдән сәлам булып килеп җиткән.  Сугыш чорында һәр гаиләдә түземсезлек белән фронттан хат көткәннәр. Аларны кат-кат укыганнар, һәр юлын истә калдырганнар, солдат өчпочмакларын бик кадерләп саклаганнар.  Укучыларга почтаның ул заманнарда нихәтле хатны фронттан һәм фронтка җибәрүе, ни өчен сугыш вакытында аларны өчпочмаклар дип йөртүләре һәм ни сәбәпле аларны цензура тикшерүе турында сөйләнде. Чара барышында танылган хат-җыр «В землянке», К. Симоновның «Жди меня» шигыре яңгырады. Укучылар сугыш шигырьләре укыды һәм Эдуард Асадовның фронттан әнисенә язган хаты – дулкынландыргыч шигырен тыңлады. Чара азагында һәр укучы үз куллары белән өчпочмаклы хат әзерләп карады.