Библиотечно-информационный центр № 1

«Копенгагенның киң күңелле тылсымчысы» (0+)

16 апрельдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Копенгагенның киң күңелле тылсымчысы» исемле уен программасы узды. Бөек әкиятче Андерсенга багышланган чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Балалар язучының балачагы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды. «Андерсенның әкияти мозаикасы» викторинасында катнаштылар, «Тасвирлау һәм рәсем буенча геройны таны», «Табышлар бюросы» уеннарында катнаштылар, пазллар тезделәр. Бер аякта иң озак басып тору буенча «Кургаш солдат» уены балаларга аеруча ошады. 

Чара азагында кунакларыбыз бик кызыксынып китаплар белән танышты һәм үз кичерешләре белән уртаклашты.