Библиотечно-информационный центр № 1

«Борын-борын заманда булган, ди, бер патшалык» (0+)

Язның бер матур көнендә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бергә «Борын-борын заманда булган, ди, бер патшалык» исемле экологик сәяхәткә юл алды. Табигать патшалыгына сәяхәт итеп, балалар «Туган як табигате» станциясендә безнең якларда үсүче агачлар һәм куаклар белән танышты, ә «Кошлар калейдоскопы» станциясе язның беренче хәбәрчеләре турында мәгълүмат бирде. Балалар, бик шатланып, «Җәнлекне таны», «Кемнең өе кайда?» уеннары һәм бәйгеләрендә катнашты, урман һәм анда яшәүчеләр турында табышмаклар чиште, табигать сынамышларын һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Балаларга пазллардан агач рәсемнәрен җыю аеруча ошады. Аларның табигатьне яхшы белүләре безне куандырды. Чара азагында балалар үсемлекләр һәм хайваннар турындагы матур китаплар белән танышты һәм балалар китапханәсенә чакырылды.