Библиотечно-информационный центр № 1

Уңышка иреш! (12+)

22 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә һөнәри ориентация буенча  оештырылган «Уңышка иреш!» исемле квест уенда өлкән сыйныф укучылары катнашты. Ике командага бүленеп, балалар квест уенның этаплары булган төрле станцияләр буенча сәяхәткә кузгалды. Катнашучылар 5 станцияне узып, эшче һөнәрләр белән бәйле биремнәрне үтәде. Уен барышында алар автослесарь, төзүче, балта остасы ролендә булып карады. «Һөнәрне таны» станциясендә укучылар алдан әйтелгән сүзләр ярдәмендә һөнәрләрнең исемнәрен атады. «...хәрефенә һөнәрнең исеме» бәйгесе иң кызыклы этап булгандыр. Анда бер минут эчендә билгеле бер хәрефкә башланган һөнәр исемнәрен искә төшерергә һәм язарга кирәк булды. Укучылар уенда катнашып, логик фикер йөртүләрен, тапкырлыкларын, җитезлекләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәтте. Уен барышында балалар үз һөнәреңдә уңышларга ирешер өчен күптөрле белем һәм күнекмәләргә ия булырга кирәклегенә төшенде. Чара азагында квест уенга нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр аталды.