Библиотечно-информационный центр № 1

Гореф-гадәтләрнең тере җебе (12+)

21 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге уртанчы сыйныф укучылары өчен туган якны өйрәнү дәресе уздырды.

Чара халык гореф-гадәтләрен саклау һәм торгызу, китап аша балаларны милли сәнгать кыйммәтләренә тарту максатында оештырылды. Һәр халыкның борынгы чорларга барып тоташучы үз гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Аларның характеры халыкның тормыш рәвеше, көнкүреше һәм һөнәрчелеге белән тыгыз бәйләнештә. Боларның барысы турында да укучылар дәрес барышында мәгълүмат алды. Чараны милли гореф-гадәтләр, йолалар, Нәүрүз, Сабантуй, Боз китү, Җәен, Карга боткасы кебек бәйрәмнәр белән таныштыручы презентация тагын да кызыклырак итте. Дәрескә «Татар халкының җәүһәрләре» исемле китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Анда татарларның килеп чыгышы, йолалары, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, татар халкының түбәтәй, чигелгән сөлге, ашъяулык кебек көнкүреш әйберләре турындагы китаплар тәкъдим ителде. Болар барысы да чарага үзенчәлекле милли колорит бирде.