Библиотечно-информационный центр № 1

Татарстан язучылары – балалар өчен (0+)

6 мартта Бөтендөнья кычкырып уку көнендә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапларын укыйбыз Республика акциясенә кушылды. Акциядә беренче сыйныф укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик теләп катнашты. Укучылар чарага әзерләнеп килгән иде, алар хисләнеп, сәнгатьле итеп татар язучылары иҗат иткән әсәрләрдән үзләренә ошаган юлларны яттан сөйләде. Кычкырып уку өчен Шәүкәт Галиев, Рәшит Бәшәр, Ләбибә Ихсановаларның шигырьләре сайлап алынды. Роберт Миңнуллинның «Сигез мәче» шигырен рольләргә бүлеп укыдылар. Укулар балаларда укыганның мәгънәсенә төшенергә өйрәтә һәм китапка мәхәббәт тәрбияли. Акция беркемне дә битараф калдырмады, катнашучыларда язгы кәеф тудырды.