Библиотечно-информационный центр № 1

«Виталий Бианканың урман серләре» исемле әдәби сәгать (0+)

14 февральдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Виталий Бианканың урман серләре» исемле әдәби сәгать уздырды. Ул язучының юбилеена багышланды.

Иҗаты белән миллионнарча балаларга тере табигатьнең гаҗәеп дөньясын ачкан күренекле язучы Виталий Бианка моннан 125 ел элек дөньяга килә. Аны еш кына «урман әкиятчесе» дип атыйлар, ә аның китаплары әйләнә-тирә дөньяның бик күп серләренә ачкыч табарга ярдәм итә.

Чара барышында балалар табигатьне, кошларны, хайваннарны һәм, гомумән, барлык җан ияләрен, үсемлекләрне яратучы язучының тормыш юлы белән танышты. В.Бианканың «Наши птицы», «Синичкин календарь» әсәрләреннән балалар табигатьтәге фасыллар алмашы турында белде, алар кызыксынып җылы якка очучы һәм бездә кышлаучы кошларны агачларга утырттылар. «Чей нос лучше?», «Приключения Муравьишки» әкиятләреннән өзекләрне тыңладылар. Шулай ук балалар табышмаклар чиште, койрыклы викторина сорауларына актив җавап бирде. «Кошлар кайтты» исемле мавыктыргыч хәрәкәтчән уен балаларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Чара Виталий Бианканың берсеннән-берсе матур китапларын карау белән тәмамланды.