Библиотечно-информационный центр № 1

Урланган шәһәр (12+)

30 гыйнвар көнне үткәрелгән «Урланган шәһәр» дип исемләнгән тәкъдир итү чарасы 18 нче мәктәп укучылары өчен уздырылды. Китапханәче укучыларга сугышның иң дәһшәтле вакыйгалары, блокадада калган шәһәрдә яшәүчеләрнең батырлыгы хакында сөйләде. Балалар гади ленинградлыларның көндәлек каһарманлыгы һәм ачлыктан интеккән, бомба һәм снаряд явып торганда ипи алыр өчен чиратта басып торган балалар тормышын чагылдырган видеоязманы тын да алмый карап утырды.

Шуннан соң укучылар игътибарына «Ленинград әкиятләре» циклыннан икенче китап «Урланган шәһәр» тәкъдим ителде. Аның балалар исеменнән язылган сюжеты укучысын 1941 елгы уйлап чыгарылган куркыныч петербург әкияте дөньясына алып кереп китә. Укучыларны бигрәк тә китапның Ленинград блокадасы мәхшәрен үз башыннан кичергән, астыртынлык, югалту һәм газапланулар белән очрашкан нәни геройлары кызыксындырды.

Чара азагында күрсәтелгән буктрейлерны караганнан соң, балаларда Юлия Яковлеваның «Урланган шәһәр» китабын укып чыгу теләге тагын да артты.