Библиотечно-информационный центр № 1

Экологик сукмак буйлап сәяхәт (6+)

3 ноябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Экологик сукмак буйлап сәяхәт» дигән уен программасы уздырды.

Катнашучылар, җәнлекләрдән үз өйләрен кире кайтаруларын сорап язган хат алып, Экология иленә юл тотты. Анда пазллар җыеп, дөрес җаваплар ярдәмендә, хайваннарны үз ояларына кире кайтардылар. Балалар шулай ук «Куянга кәбестә җыярга ярдәм ит», «Әдәби персонажны таны», «Кәрҗингә йомыркаларны җый» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнады, «Сихәтле кәрҗин» викторинасы сорауларына җавап бирде.

Экологик һәлакәт булмасын өчен, табигатьне сакларга, чүпне эшкәртергә, урманнарны һәм хайваннарны сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясау белән чара тәмамланды.