Библиотечно-информационный центр № 1

«Мәхәббәт һәм тугрылык берлеге»: танып-белү сәгате (0+)

8 июль, Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Исаева Светлана Сергеевна белән берлектә паркта «Мәхәббәт һәм тугрылык берлеге» дигән танып-белү сәгате уздырды.

Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихы, ир һәм хатын тугрылыгы, үзара сөю һәм гаилә бәхете үрнәгенә әверелгән Муром кенәзләре Петр һәм Феврониянең гаҗәеп мәхәббәте турында белде. Гаилә, дуслык турында күп шигырьләр яңгырады. Балалар актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, «Назлы сүзләр» уенын уйнады. Балалар бик теләп акбур белән асфальтта үз гаиләләрен ясады. Ата-аналар да читтә калмады, алар үз гаиләләренең мавыгулары һәм кызыксынулары турында сөйләде. Барысы өчен дә күңелле һәм файдалы булды әлеге чара.