Библиотечно-информационный центр № 1

Юлиан Семенов мизгелләре (6+)

15 октябрь көнне китапханәдә лаеклы рәвештә дөньяга танылган рус язучысы, сценарияче, журналист Юлиан Семенович Семеновның тууына 90 ел тулуга багышланган  «Юлиан Семенов мизгелләре» дигән әдәби сәгать үтте.  

Ул күпләргә «ТАСС уполномочен заявить…», «Семнадцать мгновений весны», «Петровка, 38», «Майор «Вихрь» кебек кискен сюжетлы детектив повесть һәм романнар авторы буларак таныш. Аларның экранлаштырылган вариантлары совет кинематографының классикасына әверелде.

Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның турында кызыклы һәм аз билгеле булган фактларны сөйләде.  Әдәбиятка күзәтү автор китапларыннан торган күргәзмәгә игътибарны җәлеп итте. Очрашуда катнашучылар укылган әсәрләрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм китапларны укырга өйләренә алды.