Библиотечно-информационный центр № 1

Сәламәт һәм актив булу – зәвыклы һәм уңайлы итеп яшәү ул (18+)

 5 октябрьдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гармония» клубының чираттагы утырышында физик мөмкинлекләре чикле укучылар өчен «Сәламәт һәм актив булу – зәвыклы һәм уңайлы итеп яшәү ул» дигән уен тренинг уздырды.

Чара музыкаль зарядкадан башланды.  Алга таба сүз хәтернең яшь арткан саен үзгәрешләр кичерүе турында сөйләштеләр. Китапханәче  өлкән буын кешеләрендә фикер йөртү, хәтер һәм сөйләм турыдан-туры кул хәрәкәтләренә бәйләнгәнлеге турында искә төшерде. Бу мөнәсәбәттә «аек акыл»ны саклап калу өчен бәйләү, чигү кебек вак моториканы үстерүче кул эшләре белән шөгыльләнү бик файдалы.  Баш мие, күзләр өчен файдалы күнекмәләрне кабатладылар. Шулай ук «Сезгә ничә яшь?» дигән кызыклы тест тәкъдим ителде, аның ярдәмендә катнашучылар үзләренең чын биологик яшьләрен санап чыгара алды.  Соңыннан кунаклар үз тәҗрибәләреннән рецептлар белән уртаклаштылар.