Библиотечно-информационный центр № 1

«Туган көнең белән, Татарстан!» бәйрәме (6+)

26 август көнне микрорайон ишегалды мәйданчыгында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада 4, 5» җирле иҗтимагый үзидарәсе активы белән берлектә «Туган көнең белән, Татарстан!» бәйрәм чарасы үткәрде.

Чара барышында микрорайон халкы Татарстан тарихы һәм аның төп символлары, шулай ук республика җирлегендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты.  

Бәйрәм кунаклары «Татарстан киңлекләре буйлап» танып белү викторинасында, «Түбәтәй», «Тартмачыкта ни ятканын бел» хәрәкәтчән уеннарында актив катнашты. Яшь рәссамнар өчен арт-зона оештырылды, алар республика байрагы рәсемен ясады, милли аяк киеме читекне буяды. Алга таба милли баш киеме - түбәтәй әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. 
Чара азагында бәйрәмдә катнашучылар, үзебез яши торган республика өчен горурлык хисе кичереп һәм хөрмәт күрсәтеп, дәүләт байрагы төсләрендәге шарлар белән флешмоб оештырды.