Библиотечно-информационный центр № 1

«Син уенда» күңел ачу-спорт квизы (6+)

14 июль көнне Габдулла Тукай скверында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге яшь чаллылылар өчен җәйге каникул көннәрендә  «Син уенда» дигән күңел ачу-спорт квизы уздырды.

Балалар зур теләк белән җитезлектә, тизлектә, активлыкта ярышты. Укучылар «Диңгез дулкынлана…», «һава кенгуруы» дигән мавыктыргыч уен һәм эстафеталарда катнашты. «Төз ат» эстафетасында күп тапкырлар кәрҗингә тупны керткән уенчылар җиңде. «Спорт белгечләре» интеллектуаль викторинасы аеруча кызыклы һәм файдалы үтте. 

Рәсем ясарга яратучылар яраткан геройларын рәсемгә төшерә алды. Әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады, бик күп уңай тәэсирләр һәм кичерешләр калдырды.