Библиотечно-информационный центр № 1

Мария Глушконың «Мадонна с пайковым хлебом» китабы буенча фикер алышу (6+)

20 апрельдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Мария Глушконың «Мадонна с пайковым хлебом» китабы буенча батырлык сәгате уздырды. Дәрес барышында балалар язучы – берничә роман, повесть һәм хикәяләр авторы белән танышты. Укучыларга Бөек Ватан сугышы елларында бөек ана батырлыгы турында иң тетрәндергеч әсәрләрнең берсе тәкъдим ителде. Бу – Мария Глушконың 1988 елда «Роман-газета»да басылып чыккан автобиографик романы. Төп герой – күп сынаулар аша узган яшь әни Нина Нечаева, ул чын-чынлап батырлык кыла – улын коткара, үзендә мәрхәмәтлелек, кешелелек хисләрен, рухи байлыгын саклап кала ала. Чарада роман исеменең мәгънәсе, Нинаның юлында очраган игелекле кешеләр турында мәгълүмат укучыларга аеруча кызыклы булды.  

Китап беркемне дә битараф калдырмады һәм ана булу сыйфатларының никадәр мөһимлеге, Җир йөзендә һәр кеше өчен иң кадерле һәм яраткан кеше әни булуы турында уйланырга мәҗбүр итте.