Библиотечно-информационный центр № 1

«Мәрхәмәтле Успения иле» дигән әдәби уен (6+)

31 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге язучы, режиссер, радиода алып баручы Эдуард Николаевич Успенский иҗаты буенча «Мәрхәмәтле Успения иле» дигән әдәби уен уздырды. Балалар аның гаҗәеп, юмор һәм фантазия белән тулы китаплары буенча сәяхәт кылды. Һәр бала ул уйлап тапкан әкият геройлары исемнәре белән таныш. Алар арасында: Крокодил Гена һәм Чебурашка, Федор абый һәм мәче Матроскин, Вера һәм Анфиса һ.б. Яшь китап сөючеләр бик теләп «Дуслык Йорты» төзеде, «Бел әле» уенында катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, Шапоклякның яраткан уены «Кошелёк»ны уйнады, пазллар җыйды. Очрашу азагында балалар бергәләп «Крокодил Гена җыры»н башкарды һәм Э. Успенский шигыре буенча «Разгром» мультфильмын карады.