Библиотечно-информационный центр № 1

«Китап ачылуга, могҗиза башлана!» уен программасы (0+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы көннәрендә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Китап ачылуга, могҗиза башлана!» уен программасы уздырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Балалар рус халык әкиятләрен искә төшерде, чөнки нәкъ менә алардан матур әдәбият белән танышу башлана. Укучылар бик теләп «Әкиятләр – безнең дусларыбыз» әкияти уен-викторинасында катнашты. «Геройның портретын җый», «Әкияти табылган әйберләр бюросы», «Кем кайсы әкияттә яши» бәйгеләрендә балалар дустанә рәвештә «Рус халык әкияте белгече» исеме өчен көрәште. Шуның белән әкият геройларына үз әкиятләрендә калырга булыштылар. Балалар зур кызыксыну белән яраткан әкият китапларындагы иллюстрацияләрне карады. Чара күңелле узды һәм мәгълүматка бай булды.