Библиотечно-информационный центр № 1

«Туган тел хәзинәләре» фольклор сәгате (0+)

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Туган тел хәзинәләре» дигән фольклор сәгате үткәрде. Чарада балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырдылар, аны ни өчен туган тел дип йөртүләре, һәр кеше тормышында аның әһәмияте турында сөйләделәр. Нәни китап сөюче дусларыбыз бик теләп Кама буе халыкларының Май чабу, Карга боткасы, Акатуй кебек яраткан милли бәйрәмнәре турында сөйләгәнне тыңлады. Балалар элекке заманнарда бу бәйрәмнәрнең ничек уздырылуы һәм хәзерге көндә аларның яңартылуы турында белде.  «Карга боткасы» бәйрәменә ни өчен йола боткасы әзерләүләре, кара каргаларны нилектән олылаулары турындагы мәгълүмат балаларга аеруча кызыклы булды. Яшь китап сөючеләр «Татар милли киемен ата» уенында актив катнаштылар. Чара азагында барысы бергә «Мәче һәм чыпчык» чуваш халык әкиятен тыңладылар.